Чаллыда йөк машинасы белән такси бәрелешкән, ике кеше имгәнгән
Кичә көндезге сәгать уннан соң Чаллы шәһәрендә Тынычлык проспектында 103нче йорт каршында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шаһитлар сөйләвенчә, «Лада» автомобиле (такси) белән «КАМАЗ» юл бүлешә алмаган.
«Төп зыян таксиның йөртүче ягына туры килгән, автомобиль юлга аркылы борылып баскан.
«Юл-транспорт һәлакәтендә такси йөртүчесе һәм яшь пассажир зыян күргән. Кызга карап торышка 16-18 яшь. Аның бите җәрәхәтләнгән, кулы имгәнгән. Табиблар икесен дә хастаханәгә алып киткән», - дип ачыклык кертте һәлакәт шаһитлары.