Башкортстанда, торак йортта янгын чыгып, ике кеше һәлак булган
Башкортстанның Чишмә районы Ярми авылында, торак йортта янгын чыгып, ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
«Чишмә районында чыккан янгында ике кеше һәлак булган. 24 декабрьдә 21.52 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Ярми авылының Шоссе урамында янгын чыгуы хакында хәбәр килә», - диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Коткаручылар килгәндә 7х8 метр үлчәмле кирпеч йорт, шулай ук 3х5 метрлы гаражны ялкын телләре ялмап алган була. 22.27 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 72 квадрат метр тәшкил иткән.
«Янгынны сүндергән вакытта ике кешенең мәете табылган», - диелә хәбәрдә.
Ут белән көрәшү өчен 28 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.