Ут белән көрәшүчеләр Казанда төзелеш мәйданчыгында ут капкан чүп-чарны сүндергән
Бүген көндезге унберенче яртыда 101 янгын сагы номерына Чистай урамында төзелә торган бинада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бинаның дүртенче катында төзелеш чүп-чарына ут капкан, янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән.
Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр юл тоткан. Алар янгын чыккан дүртенче катка күтәрелгәч, бер эшчегә саф һавага чыгарга ярдәм иткән, ул янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә керешкән булган. Ир-ат медицина ярдәменнән баш тарткан.
Тиздән янгынны тулысынча сүндергәннәр. Анда беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.