Актанышның 100 иң алдынгы укучы район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты
Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә 100 иң алдынгы укучы район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Сабир Өметбаев исемендәге дәүләт татар драма театры артистлары белән берлектә оештырылган бәйрәмне башыннан ахырына кадәр район башлыгы Ленар Зарипов та тамаша кылды. Бу хакта «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов балаларны Яңа 2023 ел белән тәбрик итеп иң изге теләкләрен җиткерде.
«Моңа кадәр бик матур итеп уңышларга ирешкәнсез, алга таба да шулай булыгыз, сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз. Укыган вакытта алган мәктәп аттестаты, диплом сезнең киләчәк тормышыгызга зур ишекләрне ачар. Республикабызга, илебезгә кирәкле, файдалы кешеләр булып үсегез. Гади булыгыз, гади булудан курыкмагыз, үзегез булып калыгыз. Дөньяда иң авыры -кеше булып калу, кеше булып калыгыз», - диде ул.