«Черек күл» паркында шугалак ачылу вакыты билгеле
«Черек күл» паркындагы шугалак 26 декабрьдә техник режимда эшли башлаячак. Дүшәмбедән башлап шәһәр халкы һәм кунаклары бозга чыга һәм тимераякларны арендага ала алачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Башта «Черек күл» паркындагы шугалакны 23 декабрьдә ачарга планлаштырганнар иде, әмма һава шартлары аркасында дата күчерелде. Шугалакның эш графигы һәм рәсми ачылыш программасы соңрак билгеле булачак. ТР башкаласы халкы һәм кунаклары 400 пар тимераякны арендага ала алачак. Үз инвентарең белән шугалакка бушлай килергә мөмкин.
Паркта алтынчы ел рәттән шугалак ясала, ләкин кышкы сезонда аның үз концепциясе була. Кара һәм ак, яхшылык һәм начарлык, игелеклек һәм явызлыкны каршы кую буларак «Чагылдыру» программаның төп темасы була. Концепциянең төп элементы «Кара арка» арт-объекты булачак, ул һәркемгә таныш истәлекле урынның – «Гашыйклар аркасы»ның үзенчәлекле чагылышы булып хезмәт итә. Арканың акустик эффекты сәнгать объектында палиндром язмалары рәвешендә бирелә, диелә хәбәрдә.