Уфада Рим Хәсәнов призына Актерлар җыры конкурсында җиңүчеләр билгеле
«Башкортстан» дәүләт концертлар залында күренекле башкорт композитор-җырчысы Рим Хәсәнов призына актерлык осталыгы буенча «Кышкы романс» республика конкурсының финалы булды.
Салават башкорт драма театры актеры Рафаэль Гайнуллин, «Өч аршин җир» җырын башкарып, Гран-при яулады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Беренче урынга Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан драма театры актерлары, Башкортстанның халык артисты Алсу Бәхтиева һәм Морат Рафиков дуэты лаек булды. Алар «Йәшлек менән хушлашыу» җырын башкарды.
«Өс ҡайын» җырын башкарган Башкорстан драма театрының тагын бер актрисасы Лилия Сәгыйтова икенче урын алды. Өченче урынга Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы Гөлчәчәк Зарипова лаек булды, ул «Яран гөл» җырын башкарды.