Фәрит Мөхәммәтшин: Конституцион суд урынына Конституцион палата яки совет оешырга мөмкин
Конституцион суд урынына Конституцион палата яки Конституцион совет оешырга мөмкин. Яңа структура булдыру карары киләсе елның гыйварында яки февралендә кабул ителәчәк.
Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
Федераль закон таләбе буенча быел Конституцион суд гамәлдән чыгарылды. «Конституцион нормалар буенча мөрәҗәгать итү мәсьәләсендә республика халкының тормышын авырайттык. Хәзер аларга Санкт-Петербургтагы Конституцион Судка барырга туры киләчәк», - диде парламент рәисе.
Аның сүзләренчә, элек булган кире элемтә хәзер юк. «Республикада кабул ителгән законнар үтәлеше буенча контрольне без булдырачак яңа институт кына алып бара алачак», - диде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яңа органның суд органы вәкаләтләре булмаячак, ул бары тик консультатив, күрсәтмәләр бирү рәвешендәге структура булачак.