Иваново шәһәрендә Җәмигъ мәчетенең икенче чиратын төзү эшләре дәвам итә
Иваново шәһәре мәчете территориясендә төзелә торган Ислам мәдәни үзәгенең дүртенче катында эшләр дәвам итә. Мәхәллә кешеләреннән һәм меценатлардан җыелган акча кирәкле төзелеш материаллары сатып алу мөмкинлеге бирә. Бу хакта Росссия мөселманнарының Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ислам мәдәни үзәге ислам дине буенча белемне арттыруга һәм Аллаһы Тәгаләгә табынуга, төбәктәге конфессияара һәм милләтара хезмәттәшлеккә, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.