Фәрит Мөхәммәтшин алты яшьлек Даниэльнең Яңа ел теләген чынга ашырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Даниэль Кругловның поезд машинисты кабинасында утырып йөрү хыялын тормышка ашырды. Малай үз теләге турында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Теләкләр чыршысы» сайтында язган булган.
Парламент башлыгы Даниэльнең теләге язылган чыршы уенчыгын Татарстан Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алган иде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Даниэль әти-әнисе белән республиканың Нурлат районында яши. Тимераякта һәм велосипедта йөрергә ярата. Малайның яраткан уены –тимер юл. Даниэль, үзен тимер юл машинисты итеп тоеп, бу уенны сәгатьләр буе уйный ала.
Даниэльнең бу хыялы бүген тормышка ашты. Ул «Нурлат» тимер юл станциясендә поезд машинисты ролендә булды. Тимер юл вокзалы хезмәткәрләре малайга сувенир сыйфатында тимер юлчының баш киемен, махсус жилет һәм Кыш бабай күчтәнәчләре тутырылган капчык бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» Дәүләт Советында 23 декабрьдә, бу елның соңгы парламент утырышы көнендә узды. «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.