Актаныш районы башлыгы игезәк укучыларга планшет бүләк итте
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов игезәк малайларга планшет бүләк итте. Илһам белән Ислам Гыйльметдиновлар «Теләкләр чыршысы» акциясенә катнашырга уйлыйлар - күңел түрләрендә йөрткән хыялларын хатка язалар. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
«Дөньяда могҗиза бар ул, сез аңа ышаныгыз! Яхшы укыгыз, әниегезне тыңлагыз»,- дип Ленар Зарипов Илһам белән Исламга Яңа ел күчтәнәчләре дә тапшырды.
Илһам белән Ислам Гыйльметдиновлар Актанышның икенче мәктәбендә IV сыйныфта укый. Әниләре аларны берүзе генә тәрбияли.
10 яшьлек улларына уку, сәләтләрен ачу өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Планшеттан «Учи.ру» сайтына көн саен кереп математика, рус теле кебек фәннәрдән биремнәр эшләргә уйлыйлар.
«Теләкләр чыршысы» акциясендә беренче тапкыр катнашабыз. балаларым планшетны кулларына алгач, бик сөенделәр, район башлыгы Ленар Зариповка улларымның хыялын тормышка ашырган өчен зур рәхмәт!» - ди игезәкләрнең әнисе Ләйсән.
Гыйльметдиновлар «Яндекс» порталына кереп «Теләкләр чыршысы» акциясендә теркәләләр. Әниләре Ләйсән тәкъдимнәрен язгач, Илһам белән Ислам теләкләренең кабул буласына ышанып та бетми.