Мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренә соципотека буенча кредит каникулы бирелә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре социаль ипотека буенча кредит каникуллары алачак. Түләүне кичектерү алты айга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте.
Кредит каникуллары алу өчен, татарстанлылар Дәүләт торак фонды сайтында гариза калдырырга тиеш. Хәзерге вакытта фонд 113 шундый мөрәҗәгатьне хуплаган инде.