Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда «Бердәм Россия» партиясе бүлеге эшенә нәтиҗә ясады
Чаллыда «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең быелгы йомгаклау очрашуы булды. Партия әгъзалары белән бергә конференциядә ТР Дәүләт Советы Рәисе, фирканең республика бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Чарада катнашучылар 2022 елда башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясады, алдагы чорга эш планы билгеләде, шулай ук «Навигатор» һөнәри ориентация проектының «Мин – Чаллы кешесе! Мин - гражданин» партия проектын гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде һәм агымдагы елда башкарылган зур эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бу катлаулы чорда партия берләштерүче ролен үти.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, партиянең Татарстан бүлеге илдә иң зурысы булып кала: анда 130 мең кеше әгъза булып тора, шуларның 14 меңнән артыгы Чаллыда яши. Сафларның даими рәвештә тулылануы татарстанлыларның «Бердәм Россия»гә ышанычы зур булуы хакында сөйли.
Мөхәммәтшин махсус операция зонасындагы хәрбиләр һәм иреклеләр, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен партия әгъзаларына, шәһәр халкына һәм Автокала мэры Наил Мәһдиевкә рәхмәт белдерде.
Чара партия билетлары, шулай ук партия активистлары һәм партнерларына Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.