Татарстанның Вице-премьеры Шәйхетдинов өч баланың Яңа ел теләкләрен үтәде
Татарстан Вице-премьеры Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм республикадагы өч баланың Яңа ел теләкләрен үтәде.
Чистайдан 17 яшьлек Илья Федотов, сәламәтлегенә бәйле авырлыклар булуга карамастан, футбол һәм узышлар белән мавыга, узыш машинасына утырып йөреп килергә хыяллана. Роман Шәйхетдинов аның белән автодромда очрашты. Егет пилот белән бергә узышта катнашты һәм кубок белән бүләкләнде.
«Илья онытылмаслык хисләр кичерүен, киләчәктә дә яраткан эше белән шөгыльләнәчәген һәм киләчәктә ярыш автомобиле пилоты булачагын әйтте», – дип сөйләделәр Премьер-министр урынбасары аппаратында.
Шулай ук Роман Шәйхетдинов ярдәме белән Алабугада яшәүче 3 яшьлек Ксения Пучневаның хыялы чынга ашты, ул балалар өчен кухня турында хыялланган. Уенчык кухня гарнитуры кызга ошады.
3 яшьлек Мөхәммәт Арсаев Яңа елга бүләк сыйфатында кышкы комбинезон сораган. Арчада яшәүче бала җылы киемгә бик шатланды.