Композитор Эдуард Артемьев 85 яшендә вафат булган
Совет композиторы Эдуард Артемьев 85 яшендә реанимациядә вафат булган. Аны декабрь башында хастаханәгә салган булганнар. Бу хакта аның улы Артемий Артемьев сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Моңа кадәр агентлыкның әңгәмәдәше әтисенең реанимация бүлегенә күчерелүе хакында сөйләгән. Эдуард Артемьевны бактерияле пневмониядән дәвалаганнар, шул фонда проблемалар чыккан.
- Эдуард Артемьев 1937 елның 30 ноябрендә Новосибирскида туган. Башта ул Мәскәү хор училищесында 1945-1955 елларда музыка белеме ала, аннары П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең теоретик-композиторлык факультетына укырга керә. СССР халык артисты Юрий Шапоринның композиция классы буенча укый. Андрей Тарковский, Никита Михалков һәм Андрей Кончаловский киноленталарын да кертеп, 150дән артык фильмга музыка язган. 1999 елда Артемьев «РФ халык артисты», 2022 елда Хезмәт Герое исемен ала.