Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бүгенге көндә Зәй районында өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
2023 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары Леонид Яковлевич Мачтаков, Анна Ивановна Моисеева, Валентина Лыкова 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.
Бүген ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй бүлеге җитәкчесе Роза Гатауллина, хәрби хәрәкәтләр ветераны Александр Иванов котлады.
Кунаклар алар янына Яңа ел бүләкләре белән килде. Ветераннар сугыш еллары турындагы хатирәләре һәм киләсе елга планнары белән уртаклаштылар.
«Ветераннарыбыз барысы да күтәренке рухта, Зәй халкына Яңа елда сәламәтлек, иминлек һәм дөньяларның тыныч булуын телиләр», - ди Алексей Алексеев.
Леонид Мачтаков һәм Александр Иванов бер үк урыннарда, әмма төрле елларда хәрби бәрелешләрдә булган. Аларның бер-берсе белән сөйләшер сүзләре күп булды.