ЮХИДИ идарәсе, ял көннәрендә һава торышы начараю сәбәпле, юлларда сак булырга чакыра
Синоптиклар фаразлавынча, 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр Татарстанда явым-төшемнәр, көчле буран чыгуы көтелә, шулай ук юлларда бозлавык, кар боткасы һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
Шуңа бәйле рәвештә, республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне аеруча сак булырга, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Машина йөртүчеләр үз автомобильләренең техник халәтен, аерым алганда, тормоз системасын һәм тәгәрмәчләрне җентекләп тикшерергә тиеш. Бөтен оптиканың да төзек булуы шарт, дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.