Түбән Кама табиблары 17 яшьлек авыру кызның хыялын тормышка ашырды
Түбән Каманың перинаталь үзәге табиблары 17 яшьлек авыру кызның Яңа ел теләген үтәде. Азалиягә балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Матур, шаян, шат кыз, ләкин ул коляскада гына йөри ала. Азалиянең әнисе Рәзинә перинаталь үзәктә эшли.
Хезмәттәшләре кызының күптәнге теләге турында белделәр һәм аның өчен Яңа ел бүләге ясарга булган. Алар Азалия өчен чәчтарашны һәм макияж ясаучыны чакырган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фотограф әлеге искиткеч мизгелләрне төшерде. Азалия һәм аның тату гаиләсе өчен хатирәләр истәлеккә калачак.