Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2022

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Яңа ел белән котлады

0
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Яңа ел белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә. Гадәттәгечә, без бу вакытта үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә ниятләр корабыз», – диде Татарстан Президенты.

Ул 2022 елның сынаулар елы булуын билгеләп үтте. «Махсус хәрби операция, илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлык хакына көрәшү шартларында без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, Ватаныбызны саклаучылар тирәсендә тупландык, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар, без җиңәчәкбез!» – диде Миңнеханов.

Ул икътисадны үстерү турында онытмыйча, барлык социаль гарантияләрне саклауга ирешү турында да искәртте. «Иннополис үзенә яңа резидентлар җәлеп итә, «Алабуга» Россиядәге махсус икътисади зоналарның иң яхшысы дип танылды, Цифрлаштыру елында Татарстанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылды. Бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алдык, республика терлекчелек продукциясе, иң кирәкле азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә. Нефтьчеләр һәм нефть химиясе, машиналар төзү өлкәсендә эшләүчеләр, энергетиклар, төзүчеләр һәм юл хуҗалыгында хезмәт куючылар татарстанлыларның өлкән буын вәкилләре нигез салган күркәм традицияләрне дәвам иттерә», – диде ул.

«Укучылар һәм студентларыбыз, белемнәренең киң һәм тирән булуын дәлилләп, халыкара һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда беренчелек яулый. Укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләре, табибларыбыз, һөнәри осталыкларын көннән-көн арттыра барып, федераль дәрәҗәдә танылуга ирешә. Күпләр үз ихтыярлары белән йөрәк җылысын бүлешәләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар янына ашыгалар.

Хөрмәтле татарстанлылар, бу елны без, беренче чиратта, сезнең тырышлык нәтиҗәсендә уңышлы тәмамлыйбыз. Мин сезнең һәрберегезгә игелекле хезмәтегез һәм үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмавыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барысы да безнең үзебездән тора!

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү аеруча мөһим вакыйгаларның берсе булды һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга, дәүләт һәм дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлтелгән эшнең әһәмияте гаять зур булуын раслады.

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан уздырыла торган чаралар халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә, дуслык-татулыкны, диннәр арасындагы хезмәттәшлекне, җәмгыятьтәге тынычлыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Кадерле дуслар! Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта. Яңа ел уңышлар алып килсен, олысына-кечесенә ихлас елмаюлар, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет иңсен! Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, иминлек, муллык телим! Яңа 2023 ел мөбарәк булсын!» – диелгән Татарстан Президенты котлавында.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о рейтинге регионов по уровню развития государственно-частного партнерства





Москва

Творческие способы использования мозаики из стекла в садовом дизайне


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В ТиНАО в программу реновации включили 268 домов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юлия Савичева

«Прыгала, как сумасшедшая»: Юлия Савичева рассказала об исполнении давней мечты в шоу «УТРО. ТНТ»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В ОЭЗ «Технополис Москва» выпущена серия автомобилей для участия в чемпионате кольцевых гонок

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии водных видов спорта в Ставрополье


ATP

Российский теннисист Медведев опустится на строчку в рейтинге ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Банк «Центр-инвест» принял участие в крупнейшем ESG-форуме в Москве



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России