Путин 195 мең сум күләмендәге түләүне Росгвардия хезмәткәрләренә дә бирергә кушты
Махсус хәрби операция вакытында контракт төзегән мобилизацияләнгән кешеләр һәм вакытлы хәрби хезмәт үтүчеләр кебек үк Росгвардия хезмәткәрләре бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум күләмендә акча ала башлаячак. Элегрәк чыккан указны 30 декабрь көнне РФ Президенты Владимир Путин тулыландырды.
«Атаманы «Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә» сүзе белән тулыландырырга», – диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган документта.
Шулай итеп, түләүгә өлешчә мобилизация башланганнан соң хәрби хезмәт узуга контракт төзегән мобилизацияләнүчеләр, вакытлы хәрби хезмәттәге кешеләр, Росгвардиядә эшләгән һәм 21 сентябрьдән контракт төзегән хәрбиләр дәгъва итә ала.