Мәскәү аэропортларында 42 рейс тоткарланган
Мәскәүнең «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында шимбә иртәсендәге һава торышы аркасында ким дигәндә 42 рейс тоткарланган һәм 61 рейс башкарылмый. «Яндекс. Расписание» сервисы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Шимбә көнне 10.51 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, «Внуково»да 14 рейс тоткарланган һәм биш рейс башкарылмый; «Домодедово»да 21 рейс тоткарланган һәм берсе үтәлми. «Шереметьево»да җиде рейс тоткарланган һәм 55 рейска чыкмыйлар.