Татарстан юлында алдагы машинаны узарга чыккан автомобиль юл билгесенә бәрелгән
Бүген иртән республиканың Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте булган. М5 трассасының 1256нчы чакрымында Dodge машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыккан һәм юл билгесенә бәрелгән. Шуннан соң машина трассадан кырыйга төшеп киткән.
Авариядә өч кеше зыян күргән: машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры. Бу турыда «Татар-информ»га вакыйга урында булучылар сөйләде.