Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсенә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган видео куйды.
Видеода Татарстанда яшәүче халыкларның милли киемнәрен кигән яшьләр һәркайсы үз телендә «Безнең йорт – Татарстан!» дип әйтә.
«Яңа ел, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы белән котлыйм!» - диелә Миңнехановның Телеграм-каналындагы хәбәрдә.