Яшел Үзән районында Яңа ел тамашаларына 16 мең кеше җыелган
31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның Яшел Үзән районында 16 мең кеше катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Яшел Үзәндә бәйрәм программасы ике мәйданчыкта - «Авангард» паркында һәм «Каенлык» паркында узды. «Каенлык»та концерт программасы, уеннар, әйлән-бәйлән оештырылган иде. Бу хакта Яшел Үзән матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авангард» паркында зур бәйрәм концерты булды, анда Яшел Үзән музыка театры артистлары һәм җирле артистлар чыгыш ясады. Биредә шулай ук күңелле уеннар, әйлән-бәйлән оештырылган. Кунаклар кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланды. Сувенирлар ярминкәсе эшләде. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы, смс-котлаулар, уеннар һәм конкурслар белән төн уртасына кадәр дәвам итте.
Ике бәйрәм мәйданчыгында да район башлыгы Михаил Афанасьев булды. Ул җирле халыкны һәм кунакларны Яңа ел белән котлады, ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, изгелек теләде.