Миңнеханов мобилизацияләнүчене коммуналка өчен штрафтан азат итү турында карар имзалады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән кешеләрне коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пенидан азат итү тәртибен раслый торган карарга имза куйды. Шулай ук пени капиталь ремонтка кертемне вакытында түләмәгән өчен дә исәпләнмәячәк.
Яңа карар хәрби хезмәткәрләргә дә, аларның гаилә әгъзаларына да кагыла.
«РФ Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнарын, аларның гаилә әгъзаларын коммуналь хезмәтләр өчен штрафтан (торак һәм коммуналь хезмәтләр, күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга кертемне вакытында һәм (яки) тулысынча кертмәгән очракта) азат итү тәртибен расларга», диелә документта.
Яңа карар Татарстан территориясендә урнашкан торак биналарына кагыла. Бу очракта мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына хатыны, шулай ук аның белән бергә яшәгән балалары һәм ата-аналары керә. Россия Торак кодексында каралган аерым очракларда башка кешеләр мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.
Мобилизацияләнгәннәр яисә аларның гаилә әгъзалары,торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән очракта пенидан азат ителү өчен, түләүне алучы оешмага гариза бирергә тиеш. Аерым алганда, бу идарәче компания булырга мөмкин. Шулай ук Россия Хәрби көчләрендә хезмәт итү турында контракт төзүне раслаучы документларның күчермәләрен тапшырырга кирәк.
Гариза өч көндә карала. Пенины исәпләүдән азат итү күрсәтелгән контрактны туктатканчы гамәлдә була. Гаризаны электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Әгәр дә Россия Кораллы көчләре белән контракт гамәлдә булган вакытта гариза бирү мөмкинлеге булмаса, идарәче компания бу вакыт эчендә исәпләнгән пениларны түләтмәсен өчен мобилизацияләнүче һәм аның гаилә әгъзалары аны соңрак та бирә ала.
Карар 31 декабрьдә имзаланды. Ул рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Искәртик, өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Президент Владимир Путин карары белән үткәрелде. Гомумән алганда, үзләре теләк белдерүчеләр һәм резервчыларны исәпкә алып, бу чорда илдән 313 мең кеше хезмәткә киткән. 31 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Саклану министрлыгының өлешчә мобилизация буенча йөкләмәсен тулысынча үтәде.