Алабуга районында Кама елгасы аша боз кичүе яңадан ачылды
Бүген иртәнге сәгать алтыдан республиканың Алабуга районында Кама елгасы аша Покровское — Кызыл Чишмә авыллары маршруты буенча боз кичүе яңадан эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Елга аша 700 метр озынлыктагы кышкы юлны кичә көн җылыну сәбәпле (боз өстенә су чыккан) япканнар иде.