Лаеш районында концлагерь тоткыны Валентина Йосыпованы юбилее белән котладылар
Лаеш районында концлагерь тоткыны Валентина Йосыпованы юбилее белән котладылар. 2023 елның 1 гыйнварында аңа 85 яшь тулды.
Юбилярны район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән район башкарма комитеты эшләр идарәчесе Виктор Воробьев һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев котлады. Бу хакта «Камы ягы» сайтында хәбәр ителә.
«Газета редакциясе дә җылы котлау сүзләренә кушыла һәм Валентина Леонтьевнага сәламәтлек һәм без белгәнчә оптимист булып калуын тели», диелгән хәбәрдә.