Казанда булачак «Манзара» паркы буйлап һава мендәрендәге суднода экскурсия оештырыла
Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары гадәти булмаган экскурсиягә кушыла ала – алар өчен «Манзара» паркы буйлап һава мендәрендәге суднода экскурсия оештырылачак.
Инструктор Андрей Семенов һәм экскурсовод Антон Бортяков чарада катнашучыларга әлеге урыннарның экологик һәм тарихи үзенчәлекләре хакында сөйләячәк.
Чарада катнашучылар истәлеккә фотога төшә ала. Экскурсия 11.00 сәгатьтә башлана, диелә Казансу елгасын үстерү стратегиясе Telegram-каналында.