Машинага тагылган тюбингта шуган ир-ат каршы як полосадагы автомобильгә бәрелгән
Фаҗига кичә Татарстанның Лаеш районында булган: 24 яшьлек ир-ат Chevrolet автомобиленә тагылган тюбингта шуган.
Кайсыдыр мизгелдә тюбинг таеп киткән һәм, каршы як полосага чыгып, «Лада» автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, мондый төрдәге күңел ачуларның ахыры аяныч тәмамланырга һәм үлемгә китерергә дә мөмкин. Әйтик, узган елның ноябрендә Алтай краенда 16 яшьлек үсмернең шул рәвешле гомере өзелгән. Ул шулай ук машинага тагылган тюбингка утырып шуган. Нәтиҗәдә, тюбинг юл читендә торган автомобильгә килеп бәрелгән, үсмер һәлак булган.
2018 елның гыйнварында Түбән Камада ике кыз таудан тюбингта шуып төшкән вакытта «Лада» автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә, икесе дә имгәнгән.
ЮХИДИ идарәсе юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, ә ата-аналарга балаларына мондый күңел ачуларның куркыныч булуы турында сөйләргә чакыра.