Индонезия «Мир» картасын файдалану мөмкинлеген карый
Индонезия Россиянең «Мир» түләү системасы карталарын файдалану вариантын карый, ул берникадәр вакытны алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Индонезиянең Мәскәүдәге илчесе Хосе Антонио Морато Тавареска сылтама белән хәбәр итә.
«Без Индонезия банкларына «Мир» картасын файдалану мәсьәләсен карарга тәкъдим иттек, бу күпмедер вакытны алыр дип уйлыйм. Без «Мир» картасының күп кенә дәүләтләрдә, аерым алганда, Төркия, Вьетнам һәм Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә кулланылуын беләбез. Индонезиядә дә мондый вариант карала», - диде дипломат.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Индонезиядә 40 меңгә якын (күбесе – Бали утравында) россияле яши һәм алар банк операцияләре башкару юлларын таба.