Азнакайда полиция Кыш бабае балаларга бүләкләр өләште
Республикада старт алган «Полиция Кыш бабае» акциясенә РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге дә кушылды. Бу хакта «Азнакай-информ» сайты яза.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча вәкилләре, Кыш бабай һәм Кар кызы белән матди яктан аз тәэмин ителгән, авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котлап, бүләкләр өләштеләр.
Яңа ел күчтәнәчләрен балалар бик шатланып кабул итте, алар кунакларны шигырьләр сөйләп куандырдылар, диелә хәбәрдә.