Балтачта «Сәламәт гаилә»не ачыклаячаклар
5 гыйнварда «Сабантуй»ял паркында гаиләләр арасында «Сәламәт гаилә» дип исемләнгән кышкы спорт фестивале узды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.
Район мәктәптәпләреннән килгән гаиләләр үзара көч сынашты. Алар үз көчләрен иң беренче чаңгы эстафетасында, катнаш эстафетасында, дартс уеннарында сынады.
Җиңүчеләрне район әтиләр союзы җитәкчесе Булат Зыятдинов котлады һәм бүләкләр тапшырды.