Яңа ел бәйрәменең татарча милли исеме турында сөйләгәннәр
Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов һәм «Илдан» татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев Яңа елның милли исеме турында «Мослента»га сөйләгән.
«Хәзер татарлар, нигездә, милли Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә башлады. Бу безнең Яңа ел инде. Элек, СССР чорында, әлбәттә, алай булмаган. Бу бәйрәм март ахырында билгеләп үтелә. Аны Татарстанда да, татарлар күп яшәгән башка шәһәрләрдә дә билгеләп үтәләр. Дөрес, бу яңартылган традициягә берничә генә ел», – дигән алар.
Әңгәмәдәшләр сүзләренчә, элек Идел буенда һәм Урал төбәгендә Нардуган бәйрәме үткәргәннәр. Аның исеме монгол теленнән «кояш туу», яки «ялкын туу» дип тәрҗемә ителә. Аны элек тә билгеләп үткәннәр, хәзер дә, кышын, бөтенроссия рәсми Яңа ел бәйрәме якынлашканда бәйрәм итәләр. Ул күбесенчә керәшеннәрнең бәйрәме булган.
Бу вакытта кешеләр төрле костюмнар киенеп, йортларга кереп йөргән. Беренче эш итеп алар йола җырларын җырлаган һәм ишек катында биегән, шуннан соң гына өйгә керү мөмкинлеген алган. Ә анда махсус бәйрәм табыны әзерләнгән булган, дип яза басма.