Башкортстан артистлары махсус хәрби операция зонасына китте
Башкортстанның Сибай шәһәреннән махсус хәрби операция зонасына Сибай концерт-театр берләшмәсе артисты Фларид Биргалин китте. Аның белән бергә филармониядәге хезмәттәшләре һәм бертуган абыйсы да хәрби зонага юл тоткан. Бу хакта «Герои спецопреции Z» телеграмм-каналы хәбәр итә, дип яза «Башинформ».
Россия Саклану министрлыгының беренче фронт иҗат бригадасы составында Фларид Биргалин алгы сафта хәрби хезмәткәрләрне җырлары белән рухландыра, диелә хәбәрдә.