Казанда автоинспекторлары ялган таныклык кулланган ике йөртүчене тоткарлаган
6 гыйнварда хокук сакчылары Казанда ялган таныклык кулланган ике кешене токтарлаган. Берсен каршеринг автомобиле руле артында Юл патруль хезмәте тоткарлаган. 55 яшьлек ир-ат күрсәткән йөртү таныклыгында ялган билгеләре булган.
Икенче очракта юл-транспорт һәлакәтен теркәгәндә, 21 яшьлек йөртүче шулай ук ялган таныклык күрсәткән. Аларның икесен дә полиция бүлегенә китергәннәр.
Республика Дәүләт автоинспекциясе ялган документлар кулланган өчен бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралганын искәртә.