Чаллыда яшәүче гаиләдә унөченче бала туды
Чаллы шәһәрендә яшәүче Яруллиннар гаиләсендә малай туган. Яруллиннар 13нче балаларына Ранель дип исем кушкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Сүз уңаеннан, быел Чаллыда беренче бала булып малай туган иде. Бер атна эчендә шәһәрдә 100 бала дөньяга аваз салды.