Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбендә катнашу өчен гариза бирү бүген төгәлләнә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүген Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбендә катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне булуы хакында хәбәр итә.
Кышкы мәктәптә катнашу өчен, 2023 елның 10 гыйнварына кадәр тормыштагы иң зур хыял турында «Мин нәрсә турында хыялланам...» темасына кайсы да булса социаль челтәргә язма чыгарырга, @muslimmol аккаунтын билгеләргә һәм https://muslimmol.com/fmm15/registration сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк. Проектта катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькәчә булган мөселман ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла.
Форум – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Быел ул «Эшлә!» исеме астында Казан янында узачак. Кышкы мәктәпне ике сменада – егетләр һәм кызлар өчен аерым үткәрү көтелә. Ир-атлар сменасы 25 гыйнварда башланып 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә хатын-кызлар 1-5 февральдә җыелачак, диелә хәбәрдә.