Мәгариф министрлыгы: Укучыларның язгы каникуллары салкын көннәр хисабына кыскартылмачак
Температура түбән булу сәбәпле, Татарстанның күп кенә мәктәпләре уку процессын туктатып торырга карар кылды. Шул ук вакытта укучыларның язгы каникул көннәрен кыскартмаячаклар, дип хәбәр итте республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
«Язгы каникул озынлыгын салкын көннәр хисабына кыскарту булмаячак. Бу дөрес түгел», – дип аңлатты спикер.
Әсәдуллина сүзләренә, кайбер мәктәпләрдә дәресләр туктатылуга карамастан, республиканың барлык белем бирү оешмалары да ачык, укытучылар да элекке режимда эшли. «Бер бала мәктәпкә килсә дә, аның өчен уку процессы оештырылачак. Мәктәпкә килгән барлык балалар да кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк», – дип искәртте министр урынбасары.