Саклык банкы яңа фатирларга һәм икенчел торакка ипотека ставкаларын күтәрде
Саклык банкы 10 гыйнвардан яңа һәм икенчел торакка ипотека программалары буенча ставкаларны 0,5 процент пунктка күтәрде, хәзер еллык ставка 10,9 проценттан башлана. Банкның сайтында шул хакта хәбәр ителә. Моны РИА Новости яза.
Шул ук вакытта дәүләт ярдәме программалары буенча ставкалар элеккеге дәрәҗәдә калачак. Йорт төзелешенә ташламалы ипотека буенча еллык ставка 7,3 проценттан, яңа шәхси йорт яки күп катлы йортта яңа фатир сатып алуга 7,7 проценттан башлана. «Гаилә ипотекасы»н шәхси йорт төзелешенә 5,3 проценттан һәм шәхси йорт яки яңа йорттан фатир сатып алуга еллык 5,7 процент ставкадан башлап алырга мөмкин.
Саклык банкы матбугат хезмәтендә бу карарны соңгы айда федераль займ облигацияләрен алу бәясе арту белән аңлаттылар. Кредит оешмасында белдерүләренчә, мондый динамика тагын да күбрәк банкларга ставкаларын үзгәртергә мәҗбүр итәчәк.
Белгечләр фикеренчә, быел Россиядә ипотека буенча уртача ставка елына якынча 8,5 процент тәшкил итәчәк. Яңа төзелешкә ташламалы ипотека буенча ставканың 8 процентка кадәр артуы аның дәрәҗәсенә йогынты ясаячак, ул узган ел игълан ителде.
Декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотеканың яңа параметрларын әйтте. Ул 2024 елның 1 июленә кадәр озайтыла, әмма ставка 7-8 процентка кадәр арта, ә 6 процентлы ставкалы гаилә ипотекасы 18 яшьтән кечерәк яшьтәге ике баласы булган гаиләләргә бирелә. Шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яңа торак төзелешенә 2 процент ставка буенча ипотека биреләчәк.