Әлмәт районында яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды
Әлмәт районында фельшер-акушерлык пунктының заманча бинасы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Чара Әлмәт район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вера Головина, «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» Көнчыгыш-Кама буе идарәсе башлыгы Илшат Хөсәенов һәм Яшьләр бистәсе халкы катнашында узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча зур эш алып барыла.
ФАП заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең барлык стандартларына туры килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру авыл халкына күрсәтелә торган медицина ярдәмен күрсәтүне яхшыртырга һәм якынайтырга мөмкинлек бирде, авыл халкы диспансеризация, вакцинация, ЭКГ-тикшеренүләрне биредә уза ала.