Белгечләр Россиядә микрозаймнар күбрәк бирелә башлар дип фаразлый
Быел Россиядә «хезмәт хакына кадәр» займ бирү күләме15-20 процентка артачак, уртача вакытлы займнар да шундый ук динамика күрсәтәчәк. Webbankir финанс онлайн-платформасы аналитиклары РИА Новостига шул хакта сөйләгән.
«2023 елда кыска вакытлы PDL-займнар бирү күләме 15-20 процентка артачак. Шундый ук динамиканы берничә айга зур суммага бирелә торган уртача вакытлы (среднесрочные) займнар күрсәтәчәк», – дип белдерә платформа аналитиклары.
Мондый үсеш микрофинанс оешмалар хезмәтләренә югары ихтыяҗ белән бәйле, ди белгечләр. Алар фикеренчә, агымдагы икътисади шартларда микрозаймнар – йөз меңләгән россияленең гадәти тормыш дәрәҗәсенә ярдәм мөмкинлеге.