Иваново өлкәсе мөфтиенә «Төзелеш тармагын үстерүдәге казанышлары өчен» медален бирделәр
Иваново Җәмигъ мәчетендә Иваново өлкәсе Диния нәзарәте һәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, мөфти Фәрит Усман улы Ляпинга «Төзелеш тармагын үстерүдәге казанышлары өчен (Россия)» медале тапшырылды.
Бүләк Россия Геральдия палатасының 2022 елның 22 декабрендәге 18 номерлы карары белән бирелгән. Медальне Россия Геральдика палатасының бүләкләү комитеты президенты Юрий Рассветов тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат үзәге хәбәр итә.
Фәрит Ляпин әлеге бүләккә «Россия даны һәм бөеклеге өчен аеруча әһәмиятле рухи-архитектура объектлары төзелешенә зур өлеш керткәне өчен» лаек булды. Бүләкләү тантанасында Иваново өлкәсенең муниципаль структуралары һәм мөселман активы вәкилләре катнашты, диелә хәбәрдә.