Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самара өлкәсе губернаторының Мактау билгесе белән бүләкләнде
Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самара өлкәсе губернаторының Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Мактау билгесе динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милләтара багланышларны үстерүгә һәм актив рухи-агарту эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен бирелде, дип хәбәр итә Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте.
Юбилярга котлау сүзләре белән Баш мөфти, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, Самара губерна Думасы рәисе Геннадий Котельников, Самара шәһәр округы Думасы рәисе Алексей Дегтев, Самара шәһәре һәм өлкәсенең милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, төбәктәге бизнес-бергәлек һәм ислам дине вәкилләре юлламалар җибәргән.