Ульяновск өлкәсендә Өчкаен, Иске Төгәлбуга һәм Иске Исәнтимер авылларын төзекләндерәләр
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Татар авыллары төзекләндерелә» дигән язма чыкты.
Өчкаен, Иске Төгәлбуга һәм Иске Исәнтимер авыллары халкының проектлары гражданнарның җирле инициативаларына булышлык күрсәтү конкурсында җиңгән. Аларны 2023 елда тормышка ашыру күздә тотыла, ди Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Анастасия Пуреськина.
Ульяновск өлкәсендә гражданнарның җирле инициативаларына булышлык күрсәтү программасы буенча Өчкаен авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау каралган. Әлеге проект «Су – тормыш чыганагы» дип атала.
Ә Иске Төгәлбуга авылының Кооперативная урамында урамны яктырту челтәрләрен яңарту өчен акча бүлеп бирелә. Иске Төгәлбуга авылында зиратка илтүче юлны ремонтларга җыеналар.
«Безнең район халкы өлкә программаларында һәрвакытта да актив катнаша һәм шул рәвешле бик күп социаль проблемаларны хәл итәбез», - ди Анастасия Пуреськина.