«Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсына гариза тапшыру вакыты озайтылды
«Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсына гаризалар кабул итү 15 гыйнварга кадәр озайтылды.
Фоторәсемнәр биш номинация буенча кабул ителә, дип сөйләде Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсендә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурста туристлык бизнесы вәкилләре – коллектив урнашу чаралары, җәмәгать туклануы биналары, музейлар һәм күңел ачу комплекслары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, Казан халкы һәм кунакларының инициатив төркемнәре катнаша ала.
Гаризалар tourism.kzn@tatar.ru электрон адресына кабул ителә. 30 гыйнварга кадәр Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында (kzn.ru) тавыш бирү узачак. Конкурска нәтиҗәләр февраль аенда ясала, диелә хәбәрдә.