Теләче районында мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен кибеткә кәрзиннәр куелды
Теләче районында «Солдатка ярдәм» проекты кысаларында мобилизацияләнгән ир-атларга ярдәм итү өчен ике кибеткә кәрзиннәр куелды.
Һәр кеше зур суммада ярдәм итә дә алмаска мөмкин, әмма теләгән һәр кеше консерва, тиз пешә торган ярма һәм башка кирәк-яраклар сатып алып тартмага сала ала. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
«Әлеге ярдәмнәре өчен кибет хуҗаларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Әлеге проектка кушылучы райондашларыбыз күп булыр дип ышанып калабыз», диелгән хәбәрдә.