Нурсолтан Назарбаевны мактаулы сенатор һәм елбасы статусыннан мәхрүм иттеләр
Казахстан парламенты регламентыннан беренче президент Нурсолтан Назарбаевка бирелгән мактаулы сенатор статусын алдылар. Казахстан Сенаты (парламентның югары палатасы) рәисе Маулен Ашимбаев шулай дип белдерде.
Яңа Конституция нигезендә, ул моннан соң милләт лидеры булмаячак, ә Төп законда аның искәртүләре төшереп калдырылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Конституциядән илнең беренче президентының статусы һәм вәкаләтләре турындагы маддәләрнең төшереп калдырылуын, шулай ук беренче президент турындагы законның үз көчен югалтачагын исәпкә алган хәлдә, без регламенттан «мактаулы сенатор» дәрәҗәсен алдык», - диде Ашимбаев.
Иртәгә «Казахстан Республикасының беренче президенты – елбасы турында»гы закон гамәлдә булудан туктый, диде ул. Әлеге статус бары тик бер кешегә – Назарбаевка гына бирелгән иде, дип өстәде Ашимбаев.
Депутатлар парламент эшенең яңа регламентын декабрьдә кабул итте, әмма Назарбаевның мактаулы сенатор статусыннан мәхрүм ителәчәге хакында әйтелмәгән иде. Ул әлеге статусны 2019 елдан бирле йөртте, шуның ярдәмендә парламентның югары палатасы утырышларында да катнашты.