Башкортстанның «Агыйдел» ансамбле «Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы» булды
Башкортстанның Салават шәһәренең «Агыйдел» халык бию ансамбленә (сәнгать җитәкчесе – Дмитрий Силин) «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» дигән мактаулы исем бирелде.
Шул хактагы боерыкны Россия мәдәният министры Ольга Любимова имзалаган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
1962 елда оешкан ансамбль – Башкортстан Республикасының әйдәп баручы иҗат коллективы. 1965 елның апрелендә аңа республикада беренчеләрдән булып «халык коллективы» дигән мактаулы исем бирелә. Ярты гасырлык тарихында ансамбль бай тәҗрибә туплаган.
«Агыйдел» ансамбле репертуарында дөнья халыкларының биюләре тәкъдим ителгән. Коллектив оешканнан бирле 170тән артык бию башкарган. Бүгенге көндә аның репертуарында 40тан артык бию бар. Ансамбль ГДР, Италия, Кытай, Испания, Португалия, Греция, Бельгия, Франция, Төркия кебек илләрдә гастрольләрдә булган, зона, республика, Бөтенсоюз, Бөтенроссия, халыкара фестиваль, бәйге, смотрлар лауреаты булып танылган.
Үзешчән халык иҗатын үстерүдәге уңышлары һәм Башкортстанның хореография сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен 2010 елда коллектив республикада беренчеләрдән булып «Россия Федерациясе атказанган халык иҗаты коллективы» дигән мактаулы исемгә лаек булды, 2016 елда ансамбль үз исемен кабат раслады.