HRW халыкара хокук яклау оешмасы үз хисабында ТИҮ, "нурчылар" һәм Чанышеваны искә алды
Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы 2022 елга хисап чыгарды. Анда 100гә якын илдә кеше хокуклары торышына бәя бирелә. Хисапта Татарстан һәм Башкортстанга кагылышлы бүлекләр дә бар, аерым алганда, Татар иҗтимагый үзәге, "нурчылар" эше, Лилия Чанышева искә алына.