Эльмира Зарипова: Социаль ярдәм өчен каралган һәр икенче сум балалы гаиләләргә җибәрелә
Татарстанда социаль ярдәм чараларына каралган акчаның һәр икенче сумы балалы гаиләләргә җибәрелә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында министр Эльмира Зарипова докладыннан билгеле булды.
Министр әйтүенчә, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль ярдәм чараларына 15,9 млрд сум җибәрелгән, шуларның 8,4 млрд сумы – республика бюджетыннан. «Шушы финанс чараларының һәр икенче сумы балалы гаиләләргә каралган», - ди ул.
Татарстан Республикасында социаль ярдәм чаралары системасы 6 федераль һәм 55 республика чарасын үз эченә ала. 2022 елда социаль ярдәм чаралары бирү хисабына 27 мең 563 кешенең җан башына керемнәре яшәү минимумыннан (11 832 сум) артып киткән.