Ютазы районы хатын-кызлар хәрәкәте активистлары район җитәкчелеге белән очрашты
Ютазы районының Наилә Хөснетдинова рәислегендәге хатын-кызлар советы активистлары түгәрәк өстәл артына җыелды һәм быелгы эш юнәлешләрен билгеләде. Әлеге очрашуда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин кыскача 2023 елда тормышка ашырылачак муниципалитет проектлары белән таныштырды. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.
Күптән көтелгән район музеен төзү программасы үз эшен башлады. Урыссу бистәсенең булачак туган якны өйрәнү музее өчен бүлеп бирелгән бинада ремонт эшләре бара.
Шулай ук район башлыгы билгеләп үткәнчә, Урыссу бистәсендә эчәргә яраклы суның сыйфаты хәл итәсе мәсьәлә булып кала. Шуңа бәйле рәвештә, чистарту корылмасы төзи башлау планлаштырыла.
Муниципалитетның Октябрьск юлы буйлап - автозаправка станциясеннән күпергә кадәр җәяүлеләр юлы төзү турындагы карарын вакытлы һәм дөрес карар дип атарга була. Ягъни, бу юл заман таләпләренә җавап бирүче, су керү урыны буларак яңартылачак Әбсәләм күленә илтәчәк.